“Бетми торган нинди эш бу?!”
Авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе бу. Юктан гына әйтелгән сүз дә түгел. Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен кабаттан, өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен! Әле бит көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләргә сезонлылары өстәлә.